«Тәрәз артында сентябрь…» көзге утырмалар
13 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» клубы кысаларында «Тәрәз артында сентябрь…» дигән көзге утырмалар уздырды. Алып баручы көз темасын үз әсәрләрендә яктырткан рус шагыйрь һәм язучылары иҗатын турында сөйләде. Шулай ук кунаклар әлеге ел фасылы, халык гореф-гадәтләре, йолалары, көзге бәйрәмнәр турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде. Барысы бергә «Көз сынамышлары» викторинасында катнашты. «Көзге фантазия» кул эшләнмәләре һәм «Рәсемнәрдә көз» картиналар слайд-шоуларын карадылар.
Бик теләп табышмаклар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Утырмалар матуррак һәм кызыклырак булсын өчен, Будина Н.Н. һәм катнашучылар бар заманнар шагыйрьләре җырлаган елның әлеге күркәм чоры турында шигырьләр һәм җырлардан торган концерт программасы әзерләде.