«Йөгерүче китап – 2024» көзге бөтенроссия интеллектуаль йөгереш узды!
Бүген, 2 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә китапханәчеләр шәһәр үзәк китапханәсеннән старт алып, шәһәр урамнары буйлап үтте һәм чаллылылар белән аралашты.
Россиядә Гаилә елына багышланган йөгереш маршрутында «китаплы йөгерешчеләр» үтеп баручыларның китапханәнең урнашкан урынын белүләрен тикшерде, укучы булу-булмауларын белде һәм «Россия нәселләре» темасы буенча блиц-викторина уздырды. Китапханәчеләр илебез тарихында, фәнендә һәм мәдәниятендә әһәмиятле эз калдырган танылган нәселләр – затлы фамилиядән алып табиб, химиклар, физиклар, атомчылар, ачыш ясаучы сәяхәтчеләр, шулай ук язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар нәселләре турындагы белемнәрен сынап карады. Дөрес җавап өчен катнашучылар кызыклы китап, кечкенә генә сувенир һәм китапханәгә чакыру алды.
Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе шәһәр халкына һәм кунакларына чарада катнашканнары һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерә!