Китапханәдә «Зур гаилә яллары»
24 августта шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия акциясенә багышланган танып белү-уен чараларында катнашырга чакыра.
ГЭС бистәсе Мәдәният һәм ял паркында «Гаилә белән сәламәтлек өчен!» дигән уен программасында катнашучылар бик теләп төрле биремнәр үтәде, табышмаклар чиште, блиц-сораштыруда һәм викторинада катнашты.
Яхшы кәеф белән кешеләр үз гаиләләрендә булган гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләде. «Гаилә – тылсымлы тормыш символы» китап күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.
Катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез һәм киләсе чараларда да көтеп калабыз!
#БольшиеСемейныеВыходные #библиотекичелнов #культурныечелны