Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тормыш буйлап җыр белән» әдәби-музыкаль композиция

2 август көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен «Тормыш буйлап җыр белән» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрде.
Гүзәл Блинова башкаруындагы рус һәм совет шагыйрьләренең күркәм шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Чарага килүчеләр дә бик теләп үзләре яраткан шигырьләрне укыды. 

Очрашуда Наталья Будина башкаруында күпләр яраткан иске романслар, Булат Окуджава, Татьяна һәм Сергей Никитиннар, Майя Котовская, Наталья О’Шей җырлары яңгырады. 2 нче санлы музыка мәктәбе укучысы Симона Яковлева фортепианода берничә классик композициясе белән тамашачыларны куандырды.