«Минем калам – Яр Чаллы» китап күргәзмәсе
Ел саен июль азагында Г.Тукай исемендәге Яр буенда «Ата-баба йорты» исеме астында төп чаллылыларның традицион очрашуы уздырыла. Бу чарада шәһәр үзәк китапханәче хезмәткәрләре «Минем калам – Яр Чаллы» китап күргәзмәсе белән катнашты.
Чарага килүчеләр туган шәһәрләре, аның тарихы, архитектура шедеврлары, мәдәни вакыйгалары, танылган шәхесләре, сәнәгать казанышлары һәм табигый байлыклары турындагы китаплар белән танышты. Шулай ук «Чулман буендагы ак кала» викторинасында катнаша алдылар.