Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Җәнлекләр һәм кошлар китап битләрендә» уен турниры

Җәй ул вакытны урамда уздыру өчен яхшы сәбәп: кояш нурларында җылынырга һәм азрак кызынырга, яшеллеккә сокланырга, саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнарга. 
10 июль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар буш вакытларын файдалы итеп уздырсыннар дип тырышты. Китапханәдә алар «Җәнлекләр һәм кошлар китап битләрендә» дигән уен турниры үткәрде.

 Уен турнирында катнашучылар күренекле балалар язучылары В. Бианки, Б. Житков, В. Чаплина, М.М.Пришвиннарның иҗат үзенчәлекләре белән танышты. Хайваннар турында бик күп кызыклы фактларны белделәр. «Бу кем?», «Иң-иңнәр», «Хайваннар турында кызыклы сораулар», «Исемне ата» кебек төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Кошлар һәм җәнлекләр турында табышмакларны чишеп, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. 
Яхшы кәефне кесәгә яшереп булмый – балаларның шат елмаюлары моңа дәлил!!!