Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Автограф. Валерий Ковшарев тупланмаларыннан (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Чаллының рәсемнәр коллекционеры Валерий Ковшарев күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 19 рәссамның 40тан артык эше тәкъдим ителде: Александр Петров, Хәмзә Шәрипов, Виктор Анютин, Мадияр Хаҗиев, Владимир Мышов һ.б. Күргәзмәдәге күпчелек картиналар Валерий Васильевичка дуслык билгесе итеп бүләк ителгән. Рәсемнәрнең берничәсе әлеге кичәдә, коллекционерның юбилеенда бүләк ителде.  

Вернисажга күп кенә танылган чаллылылар - рәссамнар Мадияр Хаҗиев, Виктор Анютин, Галина Анютина, Вячеслав Варнашов, туган якны өйрәнүче Сания Сафина, журналист Ирина Яковлевалар килде. Валерий Васильевич адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады.  

Күргәзмәдә автор-башкаручылар Альберт Тазиев һәм Елена Емалтыновалар тарафыннан җырлар, Людмила Дорженковскаядан шигырьләр яңгырады.  
Әлеге вернисаж - Чаллы һәм Кама арты җирлеге мәдәни мирасын саклауның бер үрнәге. Картиналардан кала Валерий Ковшарев Виктор Гладков, Николай Алешков, Владимир Акимов, Йолдыз Нигъмәтуллина һ.б. авторларның куллары куелган китаплар коллекциясен дә тәкъдим итте.

Күргәзмәдә сезне дә көтеп калабыз, рәхим итегез!