Городская детская библиотека - филиал № 8

“Җир анабызны саклыйк!” экологик калейдоскоп

21 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә "Китап янында кунакта" шөгыль клубы членнары һәм чарада катнашырга теләгән барлык балалар һәм әти –әниләр өчен “Җир анабызны саклыйк!” дип исемләнгән экологик калейдоскоп узды. “Табигатъ һәм без” дигән презентация – уен ярдәмендә балалар белән төрле конкурслар оештырылды. Балалар китапханәчегә үзләрен кызыксындырган сораулар яудырдылар, шигырьләр укыдылар.