Городская детская библиотека - филиал № 8

Китапханә сәгате “Китап- синең дустың!”

«Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 27 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Китап- синең дустың!” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр балаларны кыскача китапның тарихы белән таныштырдылар, ә балалар исә китапханәчеләргә ярдәм йөзеннән китаплар ябыштырдылар. Барлыгы 20 дән артык китапка ремонт ясалды.