Городская детская библиотека - филиал № 8

«Талантлы буын вәкиле» әдәби кичә

Татар язучысы Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 25 нче гыйнвар көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Талантлы буын вәкиле» дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар. Чарага «Рухи мирасыбыз сакчысы»  китап күргәзмәсе әзерләнде һәм аңа күзәтүдән башланып китте. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән видеопрезентация ярдәме белән китап сөюче дуслар язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Балаларда авторның «Гөрләвек», «Кайтаваз кайда яши?» һәм «Кояшлы җыр» китаплары аеруча кызыксыну уятты. Зур теләк белән шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә Рәзил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.