Әдәби сәгатъ «Әкиятләрдә була хикмәт»
14 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Әкиятләрдә була хикмәт», дип исемләнгән әдәби сәгатъ уздырдылар. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәчеләр әзерләгән презентация ярдәме белән балалар татар халык әкиятләренең төрләре белән якыннанрак таныштылар. Соңыннан балаларга «Өч кыз» һәм «Төлке белән Каз» әкиятләре тәгъдим ителде. Әлеге чара балаларда халык авыз иҗатына карата кызыксыну уятты. Алар бик теләп әкият буенча фикер алышуда катнаштылар. Әлеге әдәби сәгатъ татар халык әкиятләренең балаларны тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнүен күрсәтте. Чөнки әлеге төр әкиятләр аркылы балалар яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтәләр.
Ә вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы исә кече яшьтәге балалар өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.