Куркынычсыз Интернет буенча «Сетевичок» викторинасы
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
11 нче февраль көнне 6 нчы санлы китапханә-филиалында башлангыч сыйныф укучылары өчен куркынычсыз Интернет буенча «Сетевичок»викторинасы узачак. Викторина вакытында балалар «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» презентациясен карыйлар һәм фикер алышалар, Интернетта эшләгәндә аларны нинди куркынычлар сагалап торырга мөмкинлеген, алардан качу өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеген беләләр, «Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин нәрсә беләм» викторинасы сорауларына җавап бирәләр, компьютерга бәйлелеккә тест узачаклар һәм «Куркынычсыз интернет кагыйдәләре» мультфильмы караячаклар. Катнашучыларның барысы да Интернеттан ничек куркынычсыз файдаланырга кирәклеге турында киңәшләр белән китап кыстыргычлары алачак.