Бергә уку күңелле (6+)
18 май көнне 17 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Бергә уку күңелле» дигән гаилә марафоны уздырды.
Марафон үз эченә берничә этапны алды. Балаларга әти-әниләре белән бергә укыр өчен китаплар тәкъдим ителде. Иң ошаганын сайлап алып, укыганнары буенча үз кичерешләрен алар «Минем яраткан китабым» темасына ясалган рәсемнәрендә һәм фикерләрендә белдерде.
Чара азагында иң яхшы эшләр авторлары бүләкләнде. Яшь китап сөючеләр һәм аларның әтиләре, әниләре кызыклы һәм файдалы китаплар компаниясендә вакытларын күңелле итеп уздырды. Әлеге чара гаилә белән уку гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә булыша дип уйлыйбыз.