Городская библиотека - филиал № 15

«Сәламәт яшәү рәвеше – ул көч-кодрәт!»: акциясе (12+)

27 май көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Сәламәт яшәү рәвеше – ул көч-кодрәт!» акциясе уздырды.

Акция сәламәтлекнең төп кагыйдәләре, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн һәм туклану режимын үтәүнең мөһимлеге турында кечкенә әңгәмәдән башланды. Шәһәребезнең өч мәктәбе яшүсмерләре, командаларга бүленеп, саф һавада күңелле «Физкультминут»та катнаштылар. Эрудиция һәм белемнәре яшьләргә «Бәхетле очрак», «Сәламәт булу - бик яхшы!», «Эшләпәдән сораулар» викториналарында ярдәм итте.

Чара барышында балалар, «Унбиш тапшыру», «Төз атучы» дигән кызыклы хәрәкәтчән спорт уеннарында катнашып, көчләрен, кыюлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтте. Бу көнне балалар «Сәламәт була белегез!» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән спорт турындагы китаплар белән таныштылар.
Чара «Сәламәт яшәү рәвеше – ул көч-куәт!» флешмобы белән тәмамланды.