«Җәйге маҗаралар»: бәйрәм программасы (0+)
3 июнь көнне 15 нче санлы китапханә ишегалды мәйданчыгында Балаларны яклау көненә багышланган «Җәйге маҗаралар» дигән бәйрәм программасы үткәрде.
Бәйрәм дәвамында балалар һәм өлкәннәр «Җиде таҗлы чәчәк», «Нәрсә артык?», «Монда кем яши?», «Игъланнар тактасы» бәйгеләрендә укыган әсәрләрен искә төшерде; зур мавыгу белән «Кире әкият», «Әкияттән сораулар» викториналары сорауларына җавап бирде; «Менә шулай», «Көнгерә», «Агачларда карбызлар» кебек хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар.
Укучыларга кунакка Җәй килде, ул аларга табышмаклар әйтте һәм китаплар арасында күңелле итеп җәйге вакытларын уздыруларын теләде. Теләге булган һәркем «Җепкә тезелгән приз» уены ярдәмендә китапханәдән бүләкләр ала алды.