Городская библиотека филиал №15

«Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз»: кычкырып укулар (6+)

5 март көнне, 8 март Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, «Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» республика акциясе, Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында, 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен кычкырып укулар уздырды.

Китапханәче балаларга Л.Ф.Воронкованың «Что сказала бы мама?», В.П.Хәмидуллинаның «Сказки о том, как из дома ушло хорошее мамино настроение», С.М.Георгиевскаяның «Галина мама», А.П.Гайдарның «Голубая чашка» , Б.А.Емельяновның «Рассказы о маме», Д.Непомнящаяның «Мама для мамонтенка» һ.б. әсәрләрдән өзекләрне укыды. Укучылар А.П.Платоновның «Еще мама» хикәясеннән өзекләрне укып, үзләренең уку күнекмәләрен күрсәтә алды. Укыганнарны игътибар белән тыңлаганнан соң, балалар аларның һәрберсе буенча фикер алышуда да актив катнашты. Укучылар өйләрендә әниләренә ничек булышулары, иң якын кешеләренә нинди бүләк ясарга теләүләре турында сөйләделәр. Үз әниләрен сыйфатлар ярдәмендә (матур, назлы, мәрхәмәтле һ.б.) сурәтләп бирергә тырыштылар, «әни» сүзенең ни өчен иң кадерле сүз булуына үз фикерен белдерделәр. Укыган әсәрләрне ныгыту өчен кызлар һәм малайлар «Иң игътибарлы» викторинасында катнашты.

Укучылар өчен «Ана күңеленең мәңгелек уты» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.