Городская библиотека филиал №13

Яңалык

Ватанны саклаучылар көненә багышлана (6+)

24 февраль көнне, Бөтенроссия Ватанны саклаучылар көне кысаларында, 13 нче санлы китапханәдә «Син һәрвакыт үрнәк булырсың» дигән шигырь укучылар бәйгесе узды.

«Сайра, сайра, илһам кошым» китап күргәзмәсе (6+)

13 нче санлы китапханә «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгендә И.Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь А.Т.Суфиянов иҗатына багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәгә кушылды

«Әйтәсе сүзләрем бар әле...» исемле иҗади очрашу (6+)

Очрашу берничә китап авторы, Чаллы язучылары иҗаты буенча биобиблиографик күрсәткечләр төзүче, шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее мөдире, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р.Г.Хәмидуллина белән «җанлы аралашу» форматында узды.