Городская детская библиотека - филиал № 10

«У КОТА УЧЁНОГО» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

 2016 елда 10 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «У Кота Ученого» исемле клуб үз эшен башлап җибәрә.

Клуб әгъзалары – башлангыч сыйныф укучылары. Клуб эшенең төп юнәлеше – танып белү. Төп бурычы – балаларның балаларның әйләнә-тирә дөньяны танып белүен, күзаллауларын киңәйтү, иҗади активлыгын үстерү, аларны милли һәм дөньякүләм балалар әдәбияты кыйммәтләре белән таныштыру.

Клубта чаралар һәр айның соңгы сишәмбесендә уза. Һәр очрашуда балалар яңа балалар редакцияләре һәм китаплары белән таныша. Ел дәвамында клуб утырышларында төрледән-төрле һәм эчтәлекле чаралар уздырыла: виртуаль сәяхәтләр, әңгәмәләр, китап турында фикер алышулар. Барлык чаралар да мавыктыргыч викторина һәм танып белү уеннары белән үрелеп бара.

Үткәрү урыны: 10 нчы санлы китапханә. Адресы: М. Җәлил проспекты,  38 нче йорт, 1-3 нче фатир.

Клуб җитәкчесе: Чулпан Рәис кызы Диярова.

Элемтә өчен телефон: (8552) 70-38-08.

 

2021 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм үткәрү формасы

Гыйнвар

«Сказочное бюро Деда Мороза» Яңа елгы әдәби ассорти

Февраль

«Самоцветное слово» викторинасы

Март

«Открытка для любимых мам» мастер-классы

Апрель

«Земному притяжению вопреки» танып белү-уен программасы

Май

«Склоняя голову пред подвигом солдата» хәрби китап сәгате

Сентябрь

«Улица полна неожиданностей» юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә-уены

Октябрь

«Винни и его друзья» әдәби-уен программасы

Ноябрь

«Любимая и родная» бәйрәм программасы

Декабрь

«Его величество - Тигр» мастер-классы