Зеленорощинская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-9/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl9@tatar.ru
  • Адрес: 423283, Лениногорский р-н, с.Зеленая Роща, ул.Строительная,1. Режим работы: ежедневно с 10 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Зеленая Роща авыл китапханәсе (9 нчы санлы филиал) 1952 елның 23 июнендә ачыла. Үз тарихында китапханә өч тапкыр урыннан-урынга күченә.  2003 елда ул яңа төзелгән административ-мәдәни бинаның икенче катына урнаша.

Беренче китапханәче Мария Васильевна Эскина була. Төрле елларда китапханәдә Усманова З.М., Гатиатуллина Ф., Куракина Н., Иваничева Л.В., Чувашевова И.С., Саримова М.Г., Садреева З.Г., Мингазова Г.З. хезмәт куялар. 2012 елдан китапханәне Әлфия Габделхак кыза Хафизова җитәкли. Аның белән китапханәче булып Оксана Ивано кызы Мөхәммәтҗанова  эшли.

Китапханә фондын 15 меңгә якын китап һәм башка документлар тәшкил итә. Монда туган якны, авыл тарихын өйрәнү буенча зур эшләр башкарыла. Балалар һәм яшьләргә эстетик, экологик һәм әхлакый  тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Балалар өчен “Лесовичок” ( 1998 елдан) дигән экологик клуб оештырылган. Өлкәннәр “Рябинушка” (2008 елдан) клубына бик теләп йөриләр.

Бөек җиңүнең 65 еллыгына китапханә каршында сугышчан һәм хезмәт даны музее ачылган. Шулай ук танылган нефтче Р.Ш.Мингәрәевка багышланган музей да булдырылган. Бу музейларда авылдашлар гына түгел, районнан, республикадан, башка төбәкләрдән һәи илләрдән килгән кунаклар да еш була.

2012 елда Зеленая Роща авыл китапханәсенә “модель китапханә»  исеме бирелде.

2014 елда китапханә Татарстан авыл җирлегендәге китапханәләр арасындагы бәйгедә җиңеп, 100 мең сумлык грант отты. Шул акчага үзенең материаль базасын яхшыртты.

2015 елда Татарстан авыл җирлегендәге мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре арасындагы бәйгедә иң яхшылардан табылып, китапханә мөдире Әлфия Хафизова 50 мең сумлык шәхси грант алды.

Китапханә күбәйтү техникасы һәм Интернетка тоташкан компьютер белән җиһазландырылган, шулай ук заманча телевизор, проектор белән экран да бар.