Китапханә турында
Федотовка авыл китапханәсе (35 нче санлы филиал) агач йортта 5798 данә китап һәм журнал фонды белән 1954 елда ачыла. Яңа бинага – авыл советы бинасына – 1984 елда күчерелә. Беренче китапханәче булып А.Михайлова эшли. 1959 – 1963 елларда китапханәче булып Г. Родионов (танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим) эшли. Төрле елларда китапханәдә П.Кириллов, И.Трофимов, В.Григорьева, С.Васильева, Г.Портнова, С.Степанова, Л.Кириллова хезмәт куялар. 2000 елда китапханәне Григорьева Алена Ивановна кабул итеп ала.
Китапханә милләте буенча күпчелек халкы керәшеннәр тәшкил иткән авылда хезмәт күрсәтә. Фондында 11 мең данәдән артык китап һәм журнал тупланган. Елына 600 якын кеше китапханә белән файдалана.
Керәшеннәрнең мәдәниятенә, әдәбиятына, җирле язучыларның һәм шагыйрьләрнең иҗатына багышланган “Туган якны өйрәнү” почмагы оештырылган. Милли традицияләне саклауга һәм яңадан торгызуга зур игътибар бирелә. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб белән тыгыз элемтә булдырылган. Иҗат кешеләре белән очрашуларны һәм авыл бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр.
Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.