Тимяшевская сельская библиотека №32

Китапханә турында

Тимәш авыл китапханәсенең (32 нче санлы филиал) тарихы 1954 елда  бер агач йортта ачылган беренче китапханәдән башлана. Аның фондын 4693 данә китап һәм журнал тәшкил итә. Китапханәче булып Нәкия Исмагилова эшли. Китапханә 1998 елда газ ягып җылытыла торган аерым йортка күчерелә.

Төрле елларда китапханәдә Газизова З., Кашапова Г., Абдуллина З., Гыйльметдинова Г. Җ. хезмәт куялар. 2012 елдан китапханәдә Резидә Җәүдәт кызы Сираева эшли.

Китапханәдә елына меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтелә. Фондын 13 мең данәдән артык китап һәм журнал тәшкил итә.

Биредә туган якны өйрәнү, милли традицияләрне саклау буенча актив эш алып барыла. Китапханәдә якташ шагыйрь, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәнигә багышланган зур булмаган музей оештырылган. Анда төрле күргәзмәләр, танып белү сәгатьләре, викториналар үткәрелә. Авыл зиратында урнашкан Утыз-Имәни мавзолеенә экскурсияләр уздырыла.

Китапханәдә шулай ук “Әбиемнең сандыгыннан” диеп аталган милли почмак та оештырылган. Анда борынгы әйберләрне: гөбе (май язгыч), самовар, патефон һ.б күрергә мөмкин.

Клуб, җирле үзидарә белән берлектә төрле халыкларның милли бәйрәмнәре, Май чабу, Сабантуй бәйрәмнәре үткәрә. Шулай ук Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, Әниләр көне, Инвалидлар көне һ.б уздырыла.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.