Городская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-3/
  • Телефон: юк
  • E-mail: leningor3.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423270, Лениногорский р-н, г. Лениногорск, ул. Ст.Разина, 2. Режим работы: ежедневно с 8 до 16 ч. Выходной: суббота, воскресенье.

Китапханә турында

 3 нче номерлы шәһәр китапханәсе эшен 1971 елда башлап җибәрә. Беренче китапханәче булып Зинфира Миннегали кызы Данилова эшли башлый. Төрле елларда китапханәдә Кондратьева Вера Николаевна, Яковлева Ольга Михайловна, Афанасьева Ирина  Степанова хезмәт күрсәтәләр. 2015 елның октябрь аеннан китапханәдә Макарова Елена Викторовна эшли.

Эшләү дәверендә китапханә өч тапкыр урыннан-урыга күченә. 2005 елдан ул  №13 нче  мәктәпнең яңа бинасында мәктәп китапханәсе белән берлектә ике бүлмәне биләп тора. Фондында 12 мең данә китап санала.

 Китапханәнең бер мең китап укучысы бар. Аларга елына 20 мең данә китап һәм башка материаллар бирелә.

Китапханәдә һәр укучыга аерым игътибар бирелә. Шул микрорайонында яшәүче балаларның һәм өлкәннәрнең файдалы  ялы оештырыла. Бик күп еллар ветераннар өчен “Очаг”, яшүсмерләр өчен “Диалог” клублары эшләп килә.

2011 елдан китапханә компьютер һәм МФУ  белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.