Подлесная сельская библиотека - филиал № 29

Китапханә турында

Подлесный авыл китапханәсенең (29 нчы санлы филиал) тарихы үзенчәлекле. Ул 1957 елда ачылып. 2006 елда ябылганчыга кадәр авыл халкына китапханә хезмәте күрсәтә. Беренче китапханәче  Потапова Валентина Романовна була. 1958 елда аны Молостова Валентина Федоровна алыштырып, 2006 елга кадәр эшли.

Икенче тапкыр китапханә яңа төзелгән авыл мәдәният йортының  зур булмаган бер бүлмәсендә 2012 елда ачыла. 2016 елга кадәр китапханәче булып Гусарева Вера Вячеславовна эшли. Ул авыл халкын  китапханәгә тарту өчен барлык көчен куя. Авылдашлары өчен төрле кызыклы кичәләр, конкурслар, очрашулар уздыра. Балалар өчен кул эшләре түгәреге оештыра. Китапханә елына 500 китап укучыга хезмәт күрсәтә.

2016 елның маенда китапханәне Борадуллина Алена Владимировна кабул итеп ала.

Китапханә Интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.