Старописьмянская сельская библиотека - филиал № 28
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-28/
  • Телефон: юк
  • E-mail: leninstarpis28.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423271, Лениногорский р-н, с.Старая Письмянка, ул.Центральная, 50. Режим работы: ежедневно с 11 до 14 ч., с 16 до 19 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Иске Писмән авыл китапханәсе (28 нче санлы филиал) районның борынгы  китапханәләренең берсе. Аның уку өе буларак  ачылган вакыты булып  1936 ел санала. Ул чорда аның фондын район газетасы тупламасы һәм берничә борынгы китап тәшкил иткән.

1953 елда “уку өен” яңа алты почмаклы өйгә күчерәләр. Аның 2 мең данә китап фонды һәм 200 укучысы була. Шушы вакыттан “уку өе” китапханә диеп аталып йөртелә башлый. Беренче “хуҗабикә” Матрена Гарапова була.

Яңа Мәдәният йорты бинасына китапханә 1992 елның августында күчерелә. Төрле елларда китапханәдә Зарубина Анастасия Сергеевна, Пророкова Антонина Ивановна хезмәт куялар. Озак еллар китапханә мөдире булып Дементьева Мария Анатольевна эшли. 2014 елда китапханәне Шматова Нина Александровна кабул итеп ала.

Китапханә фондын 11 мең данә китап һәм журнал тәшкил итә. Елына китапханә 680 укучы белән файдалана.  

Китапханәдә төрле кызыклы чаралар уздырыла: әдәби викториналар, уеннар, әдәби-музыкаль кичәләр, тарих сәгатьләре, китапларга күзәтү,  “Тукай әкиятләрен ясыйбыз”, “Гаҗәеп урман”, “Сугыш: балалар күзе белән”диеп аталган рәсем конкурслары.

Авыл Мәдәният йорты белән берлектә бер бүлмәдә мордва халкының тарихын, мәдәниятен, рухи байлыгын укучыларга җиткерү максатында “Борынгы мордва өе” оештырылган. Анда әби-бабайлар кулланган борынгы йорт кирәк-яраклары җыелган.

Мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8нче март, балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы, Җиңү көне, Гаилә көне, Өлкәннәр көне, Балаларны саклау көне бәйрәмнәре уздырыла.

2011 елдан китапханә ике компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.