Новосережкинская сельская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, с.Новое Сережкино, ул.Центральная, 9. Режим работы: ежедневно с 12 до 15 ч. и с 16.30 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Яңа Сережкино авыл китапханәсе (22 нче санлы филиал) 1953 елда авыл клубы бинасында ачыла. Яңа клуб бинасына 1972 елда күчерелә һәм бүгенге көндә дә шунда урнашкан.

Төрле  елларда китапханәдә Дмитриева У.Н., Егорова О.А., Мөхәммәтҗанова Г.К., Смолькова Т.Г., Исаева В.П. хезмәт күрсәтәләр. 30 елдан артык авыл китапханәсен Надежда Егоровна Смолькова җитәкли. 2006 елдан аның эшен кызы Исаева Светлана Николаевна  дәвам итә.

Хәзерге көндә китапханәнең фондын 13 мең данә китап һәм брошюралар тәшкил итә, шуның 2 меңе чуваш телендә. Китапханә эшенең төп юнәлешләре: чуаш әдәбиятын тарату, милли мәдәниятны саклау һәм үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган як тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү; әхлак һәм хокук тәрбиясе бирү; китап аша балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик тойгы уяту.

Китапханәдә викториналар, әдәби уеннар, әңгәмәләр, әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар уздырыла, төрле темаларга китап күргәзмәләре оештырыла.

Чуваш язучыларының әсәрләрен укучыларга җиткерүгә һәм туган телне саклау һәм торгызуга зур игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып барлык китап укучыларга да туган телләрендә уку мөмкинлеге бар. Клуб, мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә төрле кызыклы кичәләр уздырыла, милли бәйрәмнәр оештырыла.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.