Ивановская сельская библиотека - филиал № 10

Китапханә турында

Ивановка авыл китапханәсе (10 нчы санлы филиал) 1952 елда оештырылган. Беренче китапханәче булып Щетинникова Нина эшли. Китапханә Ивановка авылына якын булган Аккүл, Марьяновка, Волжанка авылларында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Ул чорда барлыгы ике мең данә китап фонды, 356 китап укучы (шуларның 123 -балалар) була.

Төрле елларда китапханәдә Макарова Марфа Сергеевна, Христофорова Людмила Николаевна, Гарипова Александра Александровналар эшлиләр. 2014 елда китапханәне Исхакова Наталья Петровна кабул итеп ала.

Хәзерге көндә китапханәнең рус, татар һәм чуваш телләрендә 10 меңнән артык китап фонды бар. Елына 600 дән артык укучыга хезмәт күрсәтелә. Бигрәк тә балаларның иҗади сәләтен үстерүгә һәм аларны китап укырга җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Китапханәдә балалар өчен “Буратино” театр-студиясе, “Веселый карандаш”(“Күңелле каләм”) иҗади сәнгать клубы эшли. Туган якны өйрәнү буенча зур эш алып барыла. “Минем авылым – минем авылдашларым” (“Мое село – мои односельчане”) клубының эшенә авылда яшәүче барлык яшьтәге кешеләр дә җәлеп ителә.

2012 елда “модель китапханә” статусы ала.

2013 елда авылда эшләүче иң яхшы китапханә буларак 100 мең сумлык грантка лаек була. Шул ук елны “Буратино” театр-студиясе республика конкурсында җиңеп, Диплом һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Китапханә компьютер, күбәйтү техникасы, проектор һәм экран белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге дә бар.