Китапханә турында
Гаилә һәм балалар уку Үзәге ике шәһәр китапханәсе – 1 нче санлы филиал һәм 4 нче санлы балалар филиалы кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу филиаллар Лениногорск районының бик күптәннән эшләп килгән китапханәләре.
1936 елда Яңа Писмән авылында район китапханәсе ачыла. 1947 елда район китапханәсе каршында балалар бүлеге ачыла. 1953 елда балалар китапханәсе аерым бинага күчерелә. 1977 елда шәһәр һәм район китапханәләре үзәкләштерелгәннән соң, зурлар китапханәсе шәһәрнең 1 нче санлы филиалы, ә балалар китапханәсе шәһәрнең 4нче санлы филиалы диеп йөртелә башлый. 1990 елда бу шәһәр китапханәләре Широкая урамының 36 а йортына күчерелеп, аерым эшчәнлекләрен дәвам итәләр. 2009 елда ике китапханә кушылып, “Гаилә һәм балалар уку Үзәге” барлыкка килә.
Хәзерге көндә Уку Үзәгенең 43 мең данәдән артык китап фонды бар. Елына 3 меңнән артык китап укучыга хезмәт күрсәтелә.
Уку Үзәгендә рус милли секторы оештырылган. Рус халкының мәдәниятен, әдәбиятен, йола-бәйрәмнәрен, милли традицияләрен саклау һәм торгызу максатыннан төрле чаралар уздырыла.
Шулай ук гаилә укуын оештыруга да зур игътибар бирелә. Әдәби кичәләр һәм иртәләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, уен-конкурслар үткәрелә. 3нче санлы ТОСС белән берлектә микрорайонда яшәүчеләр өчен истәлекле даталарга багышланган чаралар, төрле бәйрәмнәр оештырыла. Уку Үзәге микрорайонда урнашкан балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә.
Уку Үзәге компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.