Кызыклы фәннәр илендә
Балалар һәм гаилә уку үзәге китапханәчеләре, 3нче мәктәп лагерена йөрүче балалар өчен, “Кызыклы фәннәр илендә” дип исемләнгән интеллектуаль марофон оештырды.
Чараны башлап, алар балаларга Россия фәннәре мәгърифәтчеләре һәм уйлап табучылары, аларның фәннәр өлкәсендә ирешкән казанышлары турында сөйләде, төрле өлкәләрне үз эченә алып язылган китапларын күрсәтте.
Йомгаклап, балалар интеллектуаль сынауда катнашып, викторина сорауларына җавап бирде, ребус чиште.