Центр детского и семейного чтения

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар өчен оештырылган чираттагы әңгәмәнең исеме әнә шулай дип атала иде. Билгеле, ул сәламәтлек, аны саклау һәм башка шуның кебек мөһим сорауларны үз эченә алды.

Китапханәчеләр бу очрашуны балаларга тагын бер кат спортның файдасы турында гына түгел, ә уен аша  аларның әлеге өлкәдә никадәр тирән йөзүләрен ачыклау максатыннан да оештырды. Моннан тыш аларның мөстәкыйльлен, тыңлап аңлаулары белән бергә аңлап сөйләү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен камилләштерү дә төп юнәлеш булды. Укучылар бу көнне уен уйнап, күп төрле сорауларга дөрес җавап бирде, сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын да нәкъ  менә уен аша күрсәтте.