Куркынычсыз үтсен дисәң...
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Куркынычсыз үтсен дисәң...” дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үтте. Бирегә Писмән микрорайоны территориясендә яшәүче балалар чакырылган иде.
Иң элек, китапханәче балаларга өйдә, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталып, төрле хәвеф-хәтәрдән һәм бәла-казалардан саклану чаралары турында сөйләде. Дәвам итеп, урманда, сулыкларда, җәмәгать транспортында да бу кагыйдәләрне истән чыгармаска чакырды. Балалар исә, үз чиратында, төрле хәлләргә юлыккан очракта югалып калмыйча, аннан чыгу юллары турында әйтте, төп юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде.