Баш иябез Җиңү каршында!
Бөек Җиңүнең 81-еллыгы алдыннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Баш иябез Җиңү каршында!” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Бу көнне китапханәче балаларга канкойгыч сугышның авыр еллары, Җиңү көненең никадәр кадерле булуы, ул еллардагы кечкенә балаларның да җиңүне якынайту өчен керткән зур өлеше турында ассызыклады.