Тукай әкиятләре буенча
Юбиляр язучылар балалар максатчан программасы кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган “Тукай әкиятләре буенча” дип атлаган әдәби кичә үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараны башлап, китапханәче укучыларны язучы истәлегенә багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Тукайның бала-чагы, яшьлек еллары, гомумән, тормыш юлы, иҗаты турындагы чыгышы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәвам итеп, балалар викториналарда катнашты, Тукай үзе дә кечкенә чакта уйнаган “Кап та коп” дигән уенны уйнап алды.