«Библиотөн – 2026»
«Библиотөн – 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында, бүген Балалар һәм гаилә уку үзәгендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган фольклор сәгате үтте. Чарага 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәче укучыларны Россия территориясендә яшәүче төрле халыкларының бай мирасы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, татар, рус, чуаш, удмурт һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм йолаларын турында сөйләде. Чара барышында укучылар үзләре дә “Йөзек салыш” дип аталган татар халык уенында катнашты. Әлеге чарадан канәгать калып, алар үзләре өчен яңа мәгълүмат алды, күпмилләтле илебезнең матурлыгын һәм байлыгын ачты.