Язучы Лира Ибраһимова белән иҗади очрашу
Балаларның яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Станислав Романовский исемендәге Үзәк
балалар китапханәсендә язучы-прозаик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова
белән иҗади очрашу узды. Лира Ибраһимова тормышы һәм иҗади табышлары белән таныштырды,
тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу җылы һәм дустанә мөхиттә узды. Лира
Ибраһимованың иҗаты катнашучыларның барысында да онытылмаслык тәэсир калдырды.