«Тукай пәнҗешәмбесе»
Станислав Романовский исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә гаҗәеп җылы, рухи мөхиттә бөек
татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чираттагы «Тукай пәнҗешәмбесе»
узды. “Тукайны бергәләп укыйбыз” республика проекты кысаларында узган очрашу балаларны һәм
өлкәннәрне берләштерде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мавыктыргыч
итеп сөйләде. Балалар татар телендә “Милли моңнар” дигән матур көйне кызыксынып тыңладылар,
Габдулла Тукай шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар.