«Россия җирле халыкларының гадәтләре, йолалары һәм традицияләре»

28 апрель көнне Станислав Романовский исемендәге Үзәк балалар

китапханәсендә Россиянең төп һәм аз санлы халыклары көненә багышланган

«Россия җирле халыкларының гадәтләре, йолалары һәм традицияләре» дип

аталган викторина-уен узды. Россия - гаять зур мәдәни төрлелеге булган

гаҗәеп ил. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре бар. Чарада катнашучылар, төрле

халыкларның мәдәни мирасы белән танышу һәм аларның гореф-гадәтләрен

хөрмәт итәргә өйрәнү өчен, күпмилләтле Россия буйлап сәяхәт кылдылар.