Шүрәле-шүрәле ""Тукай пәнҗешәмбесе" клубы утырышы

   11 июньдә Станислав Романовский исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында китапханәче Шүрәле мифологик персонажы турында сөйләде. Чарада катнашучылар өчен татар халкының мифологиясен һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлтелгән уеннар һәм биремнәр оештырылды. Балаларга «Шүрәле» әкиятеннән өзекләр кычкырып укырга тәкъдим ителде. Чара азагында балалар әкият геройлары рәвешендә пластилиннан ясалган эшләнмәләр ясадылар.