Центральная детская библиотека

Минем Татарстаным

Үзәк балалар китапханәсендә китап укучылар “Минем Татарстаным” видеоролигын карадылар, ул “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында күрсәтелде. Балалар республикабызның истәлекле урыннары – Казан, Зөя, Болгар, Чистай, Кама Тамагы, Алабуга һәм башка шәһәрләр буенча мавыктыргыч виртуаль экскурсиядә булдылар,  истәлекле урыннар, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Видеороликны караганнан соң, китапханәчеләр балаларга “Увлекательный Татарстан. Мавыктыргыч Татарстан”, “Елабуга тысячелетняя”, “Сокровища культуры Татарстана”, “Стрела Наследия. Мирас Угы” кебек кызыклы китаплар күрсәтте.