Центральная детская библиотека

Каникулда кызыклы китап белән

Җәйнең соңгы көннәрендә Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Хәкимҗан Халиковның “Сакчы күркә” китабын укырга тәкъдим итә. Китапта балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән “Озын колаклы батыр”, “Зоопаркта”, “Китап докторы”, “Сакчы күркә” кебек шигырьләре һәм “Алтынбикә”, “Чыпчык баласы Чырчыр турындагы әкият”, “Мыекбай”, “Сорбай”, “Бәхет чишмәсе” “Силби” әкиятләре тупланган. Әлеге шигырьләр һәм әкиятләр аша балалар тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнә.