Центральная детская библиотека

Каникулда кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге ялларда Нәкыйп Каштановның “Кем хәйләкәррәк?” китабын укырга тәкъдим итә. Язучы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Нәкыйп Каштановның әлеге китабында кош-кортлар, хайваннар турындагы “Ак аю сере”, “Күке хәйләсе”, “Каргалар шәһәре”, “Тиенгә койрык ник кирәк?”, “Тылсымлы куян эзләре” һәм башка хикәяләре урын алган. Хикәяләр кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә.