Центральная детская библиотека

“Әкиятләрнең тылсымлы дөньясы” әдәби - уен мәйданчыгы

2 август көнне “Чебурашка” шәһәр паркында Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен “Әкиятләрнең тылсымлы дөньясы” дип исемләнгән әдәби - уен мәйданчыгы оештырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән әкиятләргә багышланган төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Шулай ук китапханәчеләр аларны кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.