Центральная детская библиотека

Газетага язылу бүләк ит

Алабуга районы татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, Үзәк балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльмира Михаил кызы, райондагы «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. Әлеге акция сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы Һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен үткәрелә. Әхмәтҗанова Эльмира, тыл хезмәтчәне Шаяхметова Сакина Гариф кызына «Алабуга нуры» газетасын яздырды.

 Райондагы һәрбер кеше әлеге акциядә катнаша ала һәм район яңалыкларын укырга теләгән мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә ала.