Центральная детская библиотека

Бергәләп укыйбыз

Татар шагыйре Ренат Хариска 6 май көнне 80 яшь тула. Кадерле укучылар! Сезгә Ренат Харисның балалар өчен язылган “Без кунакка барабыз” китабы белән танышырга тәкъдим итәбез.Бабалар белән бергә укыр өчен бик матур, җиңел аңлаешлы поэма. Әлеге китапта әтисе һәм әнисе белән күчтәнәчләр,бүләкләр алып дәү әнисенә кунакка барырга чыккан кечкенә малай турында сүз бара.Китап рәссам Ф.Хәсьянованың матур рәсемнәре белән бизәлгән.Сезне үзебезнең бабалар үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. Рәхим итегез!