"Без - Тукай шәкертләре"
А,С, Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә 2 июль көнне "Без - Тукай шәкертләре" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 елга багышлап уздырылды. Китапханәче Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Чарада "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмә вәкилләре һәм китап укучылар катнашты. "Чулман" әдәби берләшмәсе вәкиле Кадрия Наил "Җәй көнендә" шигырен татар телендә, ә китап укучы кызыбыз "Летом" шигырен рус телендә кычкырып укыды.