Язган каләм шомара
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә танылган әдип һәм драматург Габделхәй Сабитовның тууына 95 елга багышлап "Язган каләм шомара" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г. Сабитовның китаплары һәм журналларда басылган әсәрләре урын алды. Аның хикәяләре дә, пьесалары да өлкәннәргә дә, яшьләргә дә аңлаешлы, матур телдә язылган. Әсәрләрендә күп урынны табигатьне саклау темасы алып тора. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады