Туган телем – Тукай теле
25 июнь көнне А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган телем – Тукай теле” дип аталган әдәби сәгать узды. Әдәби сәгать татар һәм барлык төрки халыкларның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышлап уздырылды. Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Тукай укулары” проекты кысаларында “Сөткә төшкән тычкан. Мышь, попавшая в молоко” шигыре укылды.
“Туган телем - Тукай теле. Родной язык – язык Тукай” республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Фатхуллина Зөһрә, Миннегалиева Ралина, Дияров Делю, Ибраһимова Зәринә, Минниахметов Инсаф, Раимова Альбина Республика яшүсмерләр китапханәсе исеменнән бүләкләр алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!