"Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомернең нигезе!"
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомернең нигезе" дип аталган сәламәтлек сәгате узды.
Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз. Сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле. Кышын да, җәен дә саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Зарарлы начар гадәтләрне булдырмау, булганнарыннан арыну да бик мөһим.
Безнең сәламәтлек үз кулыбызда, һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк.
Сәламәтлек сәгатендә укучылар белән әлеге мәсьәләләрне тирәнрәк үзләштердек.