"Милләтара татулык - зур казанышыбыз"
А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күрше Республика - Удмуртиядән кунакка килгән мәктәп укучылары булып китте. Аларны "Бердәмлектә - халык көче" дип аталган күргәзмә бик кызыксындырды. Китапханәче кунакларны күргәзмә белән якыннан таныштырды. Үзләре яши торган Удмуртия Республикасы турында китап һәм журналларны карадылар.Бигрәк тә алар "Граховский район. Тропою памяти" китабын ошаттылар һәм үзләренең ата-бабалары турында мәгълүмат эзләделәр. Кунаклар яңадан килергә теләк белдерделәр.