"Табигатем, гүзәллекне синнән алам"
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 5 июнь - Әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан "Табигатем, гүзәллекне синнән алам" дип аталаган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә туган як табигатен, урманнарын, суларын сурәтләгән китаплар урын алган. Шулай ук "Түбән Кама" милли паркының бай табигате белән дә танышырга була.