«Сабантуй – халыклар дуслыгы бәйрәме»

Июнь башында А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар халкының милли бәйрәменә багышланган «Сабантуй – күркәм бәйрәм» дип исемләнгән бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды.  Күргәзмәдә Д.Р. Шәрәфетдиновның «Сабан туе», И.М. Әхмәтҗәнованың «Сабантуй», «Сабантуй в фотографиях Рифхата Якупова», Резеда Шәрипованың «Сабантуй» һ.б. китаплар урын алды.

Китапханәче Сабантуй бәйрәме килеп чыгу тарихы турында якыннан таныштырып, аның үткәрелү вакыты, уен-бәйгеләре, бәйрәмнең тоткан урыны турында сөйләде.